Урыссу картингчылары республиканы яулый

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

16-17 июль көннәрендә Байлар Сабасы бистәсендә картинг буенча Татарстан Республикасының 35нче Ачык чемпионаты узды.

Ютазы районы абруен яклап чыгыш тоткан Урыссу картинг клубы спортчылары чираттагы тапкыр җиңүләр белән әйләнеп кайтты.

Шулай итеп, “125-А” классында Артур Шихов җиңү яулады, Илдан Насыйров икенче урынга чыкты. Берничә көннән алар янәдән Байлар Сабасы бистәсендә оештырылган Идел буе һәм Урал федераль округлары Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнашты. “Милли” класста ярышкан Марат Хөснетдиновка тиңнәр булмады һәм ул беренчелекне яулады, Семён Сидорин финиш сызыгын өченче булып узды.

“Милли-Юниор” классында Илдан Насыйров иң көчле спортчы булып танылды, Артур Шихов дүртенче урынга чыкты.

“Кадет” классында Аяз Мөхәммәдиев – өченче, “Пионер” классында чыгыш тоткан аның иптәше Айдан Гәрәев, шулай ук, өченче урынга лаек булды.

Илмира ГАЛИЕВА
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International