Корбан бәйрәме белән ютазылыларны Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин котлады

2020 елның 31 июле, җомга

Сезгә тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм бетмәс-төкәнмәс күңел байлыгы телим!

Хөрмәтле мөселманнар!

Ютазы районы мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлыйм. Бу искиткеч бәйрәм хәер-фатихасы белән һәм һәр йортка шатлык, татулык, тынычлык һәм иминлек алып килсен!

Корбан - ул Аллаһы Тәгаләнең изге васыяте, безгә биргән бетмәс-төкәнмәс байлыклар һәм рәхмәтләр өчен иң югары буйсынучанлык һәм рәхмәт белдерү. Коръән Кәримдә әйтелгәнчә: «Намазларыңны вакытында укы һәм корбан чал!». Ә Хаҗ сурәсендә болай диелә: «Барча мөэмин җәмәгате өчен корбан чалырга урын кылдык, ягъни хаҗга бармаган мөэминнәр өйдә корбан чалырлар. Аллаһ исемен зәкер итсеннәр, бит сезнең Илаһәгыз бер Аллаһ. Аңа кайтыгыз вә итәгать итегез, ихлас мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр» (Хаҗ сурәсенең 34 аяте).

Корбан бәйрәме дәвамында зирәк һәм юмарт кеше тирә-юньдәге күп кенә кешеләргә шатлык һәм канәгатьлек китерә ала, ә иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын һәм һәр кеше үз гомерендә дә сынап карый алмый торган рухи байлыкны таба ала. Хәдисләрнең берсендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сәлләллаһи вәссәләм) сүзе китерелә, ул әйтте: «Саран кешеләрнең иң явызлары – корбан чалуны үтәмәүчеләр», - дип. Аллаһы Тәгаләнең Илчесе (сәлаллаһи вәссәләм) үзе Корбан бәйрәмендә ике хайванны – берсен – үзе өчен, ә икенчесен-бөтен мөселман өммәте өчен корбан итте. Шуңа күрә бөтен галәмнәр Раббысы тарафыннан тагын да күбрәк әҗер алырга теләгән мөселманнар изге гамәлләр кыла алалар. Шулай итеп, корбан чалу йоласы мөэминнең үзен рухи чистарта гына түгел, ә бәлки күпмедер вакытка гына булса да җирнең хәерче өлешен ризык белән тәэмин итә.

Чын күңелдән әлеге якты һәм шатлыклы бәйрәмнең һәр йортка бәхет, игелек, тынычлык һәм чәчәк атуын телим. Бүгенге көннең якты өметләрегез тормышка ашсын. Сезнең белән һәрвакыт Аллаһы Тәгалә хәер-фатихасы булсын! Мөселманнарга, барлык халыкка нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим".

Бәйрәм намазы 2020 елның 31 июлендә 6 сәгатьтә Урыссу бистәсенең Үзәк мәчетендә һәм Ютазы районының барлык мәчетләрендә узачак. Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып һәм коронавирус

инфекциясе таралуны булдырмау максатларында һәркемдә сулыш органнарын шәхси саклану чаралары, перчаткалар һәм шәхси гыйбадәт келәме булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International