Фронтовик Мәгъдәнур ага Йосыповка – 95 яшь

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 75 елдан артык вакыт узуга карамастан, чал чәчле солдат Мәгъдәнур Нигъмәтҗан улы Йосыпов үзе үткән фронт юлларын бүген дә яхшы хәтерли.

Ул 1927 елның 2 августында Иске Урыссу авылында туа. 1943 елның гыйнварында Бөек Ватан сугышына китә. Монголия җирендә 91, 120, 1011нче укчылар полкы, 24нче гвардия-миномент дивизиясе составында дошман белән көрәш алып бара. Камалышта калган Данциг шәһәрен азат итүдә катнаша. “Иптәш Сталин ил азатлыгы хакына бер адым да артка чигенмәскә боерды һәм без шул приказга буйсындык. Миллионлаган совет солдаты яу кырында ятып калды, әмма җиңүне дошманга бирмәдек!”, - дип сөйли ветеран.

Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Хәрби казанышлар өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре һәм “Грайфсвальд шәһәре өчен”, “Рюген утравын азат иткән өчен” рәхмәт хатлары белән билгеләнгән фронтовик бары тик 1946 елда гына туган якларына әйләнеп кайта.

Мәгъдәнур Нигъмәтҗан улы 43 ел Тукай исемендәге колхозда эшләп, 1984 елда лаеклы ялга чыга. Ул “Мактаулы колхозчы” исеменә лаек була.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Мәгъдәнур Нигъмәтҗан улы Йосыповны 95 яшьлек юбилее белән муниципалитет җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, Кече Урыссу авылы беренчел ветераннар оешмасы рәисе Гөлсинә Шакирҗанова һәм күп сандагы балалары һәм онык-оныкчыклары тәбрик итте.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International