ТР аграрийлары быел 1 миллион тонна ашлык җыеп алдылар

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Бүгенге көндә Ютазы районы аграрийлары 17 800 тонна ашлык суктырган. Һәр гектардан уртача 43,2 центнер ашлык җыялар.

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле 1 миллион тонна яңа уңыш-2020 ашлык суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 4 августка республика буенча 253,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 16,8% ын тәшкил итә.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында 1 млн. 28 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 40,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Зәй районы алда бара-62,8 мең тонна. 2 урында Буа районы-59,5 мең тонна,ә 3 урында Тәтеш районы-51,4 мең тонна.

Июль азагы һәм август башындагы һава торышы начар булуга карамастан, урып-җыю эшләре акрынлап көчәя бара. 4 районда игеннәр фаразланган мәйданнарның чирегеннән артык җыелган. Яшел Үзән районында бөртекле культуралар – 33%, Әлки районында – 29%, Нурлат районында – 28,6%, Зәй районында 27,2% ка суктырылган.

Иң югары уңыш Зәй районында-бүгенге көндә ул 62 ц/га тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елның шул ук датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 97,6 мең га мәйданнан җыелган, 318,7 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык-32,7 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International