Әбсәләм авылы үзешчәннәренең уңышлы чыгышлары

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Әбсәләм авылыннан яшь җырчы Әдилә Минязова “Голос России” Бөтенроссия ачык дистанцион вокал бәйгесендә катнашкан һәм “Халыкча җырлау” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән билгеләнгән. Аның авылдашы Нәфисә Шәнгәрәева “Тихая моя Родина” Халыкара дистанцион бәйгенең “Халыкча җырлау” номинациясендә уңышлы чыгыш тоткан һәм өченче дәрәҗә лауреат диломына лаек булган. Шушы ук мәдәни чарада чыгыш тоткан “Наза” кубызчылар ансамбле “Халык уен коралларында уйнау” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат диломы белән бүләкләнгән.

Илмира ГАЛИЕВА
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International