Иске Урыссу авылында халык җыены

13 август 2020 ел., пәнҗешәмбе

Бүген район муниципалитеты вәкилләре һәм Иске Урыссу авылы депутатлары авыл гражданнары белән очрашты. Чараны башлап, Урыссу авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Фәния Әминова авылдашларын үзара салым хисабына башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерде. Берникадәр вакыт элек авылда эчәргә су кытлыгы туган иде. Бүгенге көнгә бу сорау уңай чишелеш тапкан. Моның өчен яшәүчеләр Фәния Гамир кызына рәхмәт әйтте.

Җыен барышында халыкны борчый торган сораулар хәтсез булды. Алар юлларның артык тузган булуына зарланды. Шәхси торак төзелеше бара торган яңа урамнарда табигый газга ялгау мөмкинлеге белән кызыксындылар. Авылның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре балалар бакчасында һәм мәктәптә таләп ителгән ремонт эшләре турында хәбәр иттеләр.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International