"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелә:
2020 елның 17 августы 00 сәгатеннән 18сәгатенә кадәр метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2020 елның 17 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез яшенле һәм көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр.
1. 2020 елның 17 августына Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәл фаразы:
Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, томан. Көндез яңгыр, кайбер районнарда яшен. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы +8..+13˚. Көндез максималь һава температурасы +13..+18˚.