"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 19 августка Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелә:
2020 елның 18 августында 18 сәгатьтән 19 августның 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 19 августында төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
18 августка Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәл фаразы:
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә + 4..+9˚. Көндез максималь һава температурасы +13..+18˚.