Республика министры Альберт Кәримов - Ютазы районында

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Бүген Ютазы районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов булып китте. Район муниципалитеты җитәкчелеге озатуында ул “Урыссу” сәнәгать паркы һәм “БАСЭТ” предприятиесенең төзелеп килә торган объектларында булды. Альберт Әнвәр улы сәнәгать тармагы җитәкчеләре белән киләчәккә планнар турында сөйләште, аларны борчый торган сораулар белән кызыксынды.

Район мәдәният йортында башкала кунагы муниципалитет хезмәтләре, сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет оешмалары вәкилләре белән очрашты. Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан үсеше һәм ул билгеләгән стартегик планнар турында чыгыш тотты.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International