Ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние") VI Республика фестиваленең гала-концерты узачак

2020 елның 18 августы, сишәмбе

20 августта Казанның «Крылья Советов» паркында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VI Республика фестиваленең гала-концерты узачак.

Артистларның чыгышларын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Татарстан Республикасы рәсми битендә күрергә мөмкин булачак.

Гала-концерт иртәнге 11 сәгатьтә башлана.

Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүгә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International