Ютазы районы Советының III чакырылыш XXXIII утырышы узды

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Депутатлар каравына һәм раслауга берничә сорау чыгарылды. Ютазы муниципаль районының 2020 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше турында Ютазы муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, районның берләштерелгән бюджеты керемнәр буенча 376,4 млн.сумга үтәлгән, бу еллык фаразга карата 64,3% тәшкил итә, чыгымнар буенча 354 млн. сумга үтәлгән, яисә 59,4% тәшкил итә. Шул исәптән үз салым һәм салым булмаган керемнәр еллык фаразның 49,3% та үтәлгән. Республика бюджетыннан керемнәр ярты еллык нормадан югарырак үтәлгән һәм 75,2 % тәшкил иткән. Район бюджеты керемнәр буенча 364,3 млн. сумга (64,3 %), чыгымнар буенча 360,7 млн. сумга (еллык фаразга карата 62,5%) үтәлгән. Үз керемнәренең үтәлеше 52,1 % тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, тулаем алганда, уңай тенденция күзәтелә: консолидацияләнгән бюджетның үз керемнәре 3,8 млн. сумга арткан. Керемнәрнең төп өлеше - 74 % - НДФЛга туры килә. Салым керемнәрендә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш күзәтелә – 102,4 %, НДФЛ буенча - 113,5 %. Шул ук вакытта бердәм авыл хуҗалыгы һәм җир салымнары буенча керемнәр кимү күзәтелгән. Кайбер предприятиеләр буенча НДФЛ буенча кимү күзәтелгән, бу билгеле сәбәпләр аркасында килеп чыккан: УЭМЗның эштән туктавы, җитештерү күләмнәре кимү, премиаль түләүләр азаю, эш көне кыскару.

Соңгы ике елда үзара салым буенча акча керүнең уңай динамикасы күзәтелүе ассызыкланды. Акча җыю 1,7 тапкыр арткан һәм 6,4 млн. сум тәшкил иткән. Шулай итеп, республика бюджетыннан финанслашу суммасы да арткан, ул 26,1 млн.сум тәшкил иткән. Агымдагы елда файдаланылырга тиешле үзара салым акчаларының гомуми күләме 32,6 млн. сум булган.

Сессия барышында шулай ук Татарстан Республикасы Ютазы район Советының «2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына Ютазы муниципаль районы бюджеты турында» 2019 елның 13 декабрендәге 52 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы бюджетына физик затлар кеременә салымнан 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына өстәмә норматив белән күчерү турында сораулар каралды.

Депутатларга раслауга Димтамак авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәламов тарафыннан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Димтамак авыл җирлегенең генераль планы тәкъдим ителде.

Барлык пунктлар буенча да депутатлар уңай карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International