Ютазы районында - мобильле поликлиника

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Ютазы районы территориясендә “Мобильле поликлиника” комплексы үз эшен башлады һәм ул бер атна дәвамында 340 кешене кабул итәргә сәләтле.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән Татарстан Республикасының ерак урнашкан торак пунктларында яшәүчеләргә медицина-санитар ярдәме күрсәтү максатында оештырылган мобильле поликлиника бу атнада барлык теләгән пациентларга диспансерлаштыру үткәрергә, кисәтү максатында һәм беренчел кабул итәргә әзер.

Мобильле поликлиника расланган графикка ярашлы түбәндәге торак пунктларда эшләячәк: Ютазы авылында 21 августка, Бәйрәкәтамак авылында 24 августтан 28 авгусктка, Әбсәләм авылында 31 августтан  4 сентябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Урыссу үзәк район хастаханәсендә.

Комплекс базасында уролог һәм терапевт көн саен, гинеколог һәм хирург – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе, офтальмолог һәм эндокринолог – пәнҗешәмбе, невролог җомга көннәрне кабул итә. Шулай ук пациентларга анализ тапшыру, ЭКГ һәм УЗИ үткәрү гамәлгә ашырыла.

Илмира ГАЛИЕВА   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International