Район архив бүлегенә Татарстан Республикасы Дәүләт архивыннан «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945" дип аталган китап тапшырылды.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы турында хәбәр иттеләр. Контроль-хисап палатасы рәисе Римма Хафизова 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш турында хисап белән чыгыш ясады. «Теплосервис» МУП котельный-җылылык хуҗалыгының 2020-2021 еллар җылылык сезонына әзерлек барышы турында директор Равил Гарипов сөйләде.
Шулай ук үзәк базарда, «Яңарыш» паркында, «Безнең ишегалды» программасы,буенча төзелеш һәм ремонт эшләренең барышы, поселокта һәм районда юлларны ремонтлау, авыл хуҗалыгы эшләре, алимент түләүләре буенча бурычларны каплау, мәктәп укучыларының туклануын оештыру һәм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды.