«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 25 августка Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелми:
1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 25 августына фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+14˚. Көндез максималь һава температурасы +21..+26˚.