Фронтовик Миңнебай Миңнекәй улы Миңнекәев күңеленнән утлы еллар җуелмый

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Урыссу бистәсендә яшәүче карт фронтовик Миңнебай Миңнекәй улы Миңнекәев Россиядә билгеләп үтелә торган Хәрби дан көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Миңнебай Миңнекәев Татарстанның Кукмара районында дөньяга килә. 1942 елның августында хәрби хезмәткә алынган 17 яшьлек егет  Ленинград пехота училищесында хәрби хәзерлек уза. Яшь солдат Курск өчен көрәшләрдә катнаша һәм авыр яралана.

Фротовикны Хәрби дан көне белән тәбрик итәргә килгән район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева белән Миңнебай Миңнекәй улы Бөек Ватан сугышында һәлиткеч көчкә ия булган Курс Дугасы өчен барган канкойгыч бәрелеш турында искә алдылар.

95 яшьлек Бөек Ватан сугышы инвалиды үзен искә алып килгән өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова Миңнебай Миңнекәй улы Миңнекәевның тормышында Хәрби дан көннәренең тагын да булуын һәм аны алдагы көннәрдә дә киләчәккә якты өмет белән карап яшәргә чакырды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International