«Халык контроле» хезмәт закончалыгы өлкәсендә закон бозулар буенча мөрәҗәгатьләр кабул итә башлады

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Республикада гражданнарның “соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килде. Кешеләр хезмәткәрләренә «соры» хезмәт хакы (тулысынча яки өлешчә) түләүче һәм билгеләнгән тәртиптә хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәүче эш бирүчеләр турында хәбәр итә ала.

Әлеге чара кулланучыларның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән әлеге хәбәрнамәләре буенча, билгеләнгән тәртиптә хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән һәм «соры» хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата тәэсирле чаралар күрергә, шул исәптән республикада формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча алып барыла торган эш кысаларында да, мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, «Халык контроле» ТР Дәүләт Мәгълүмати Системасына гражданнарның эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын оештыру проблемалары турында мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, районда «соры» хезмәт хакларына каршы көрәш буенча «кайнар» линия телефоны эшли: (885593)2-74-97. Барлык кергән шалтыратулар белгечләр тарафыннан анализлана, ә алынган мәгълүмат керемнәрне легальләштерү буенча территориаль комиссия оешмаларында күчмә тикшерүләр үткәргәндә кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International