Урыссу базарында ремонт эшләре дәвам итә

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Урыссу бистәсенең үзәк базарында капиталь ремонт тулы көченә бара. Шәхси эшкуарлар үз кибетләренең фасадларын төзекләндерү белән шөгыльләнә. Павильоннар һәм бәдрәф төзелеше дәвам итә. Коммуникация уңайлыклары ясала. Сүз уңаеннан, урыссулылар бу көннәрдә бара торган җыеннарда базарны яңадан халык кулланылышына кайтару максатында күрелә торган чаралар өчен рәхмәтле булуларын белдерә.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International