2020 елның 29 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 28 августы, җомга

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 29 августка Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр комплексы фаразлана.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 28 августы 15 сәгатеннән 29 августының 20 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә актив атмосфера фронтлары үткәндә урыны белән яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитүе, көчле койма яңгыр көтелә, урыны белән боз яварга мөмкин.

1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 29 августына фаразы:

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда - көчле, яшенле яңгыр, урыны белән боз яварга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе, яшен вакытында секундына 24 метрга кадәр көчәюе көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +14 ..+19˚. Көндез максималь һава температурасы +25..+30˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International