"Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 1 сентябрьгә Татарстан Республикасы буенча куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтүе
2020 елның 1 сентябреннән 10 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) фаразлана.
1. Татарстан Республикасы буенча 2020 елның 1 сентябренә метеорологик хәл фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелектә явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +13..+17˚. Һаваның максималь температурасы көндез +28..+31˚.