«Игътибар - балалар!» акциясе кысаларында 2020 елның 31 августында һәм 1 сентябрендә Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ белән берлектә, балаларга бүләкләр тапшыру буенча чара үткәрәләр.
Алар безнең район юлларында туктатылган автотранспорт пассажирларының балаларына уку елы башлану уңаеннан бүләкләр тапшыра.
Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге шуны искә төшерә: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автотранспортта һәм йөк автомобильләре кабиналарында балаларның авырлыгы һәм яше буенча туры килә торган балалар өчен тотып торучы җайланмалар кулланып йөртү зарур. Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, сак булырга һәм үз нарасыйларыгызның иминлеге турында кайгыртырга чакыра.