Урыссуның 3 санлы мәктәбенә укырга 53 бала килде

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Район үзәгендә урнашкан 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең зур гаиләсе быел 53 укучы белән тулыланды. Аларны 1 сентябрь – Белем көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов, Урыссу химия заводы инженеры Никита Матвеев, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айгөл Мөхәммәтҗанова, “Ак Барс” банк вәкиле Ләйсән Лотфуллина тәбрик итте.

Бәйрәмнең кечкенә хуҗаларына “Семь нот” вокаль ансамбле артистлары музыкаль бүләк ясады. Социаль дистанцияне саклап, флешмобка чыккан 1, 9, 11 сыйныф укучылары яңа уку елына тулы энтузиазм белән керешүләрен дәлилләде.

Илмира ГАЛИЕВА  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International