Урыссу бистәсендә яңартылган ишек аллары тантаналы ачыла

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген район үзәгенең Пушкин урамындагы 72 һәм Пионер урамындагы 6 санлы йорт ишегалларын ачу тантанасы булды.

Әлеге күп фатирлы йортлар территориясе агымдагы елда “Безнең ишегалды” Президент программасы нигезендә капиталь ремонтланды. Биредә моңа кадәр булмаган тротуар һәм машина йөрү юлы салынды. Газоннар һәм автотукталыш ясалды.

Ишек алларын мондый матур үзгәртелеп ясау белән яшәүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Шәрипов тәбрик итте һәм ишек алдына керү юлында бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы аңа һәм Идарәче компания директоры Гөлфия Абдуллинага бирелде.

Ишек алды бәйрәмен район мәдәният йорты артистлары һәм “Электросоединитель” җәмгыяте үзешчәннәре дәвам итте. Дәртле җырларга кушылган урыссулылар өр-яңа асфальт юл өстендә биеде, күңел ачты.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International