Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 4 сентябренә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗЫ
Уңай булмаган метеорологик күренешләр көтелә:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 4 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, рельефның түбән урыннарында 0˚ ка кадәр салкын булырга мөмкин.
2020 елның 4 сентябренә 3 сентябрьнең 18 сәгатеннән 4 сентябрьнең 18 сәгатенә кадәр Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча фаразлана:
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +2..+6 градус,төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә түбән урыннарда – 0 градус.
Көндез максималь һава температурасы +15..+18˚.