Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылган «Игелек кыл» хәйрия акциясенең өченче этабын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең күп балалы гаиләләренә планшетлар тапшыру тантанасы узды.
Тантана, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова катнашында, видеоконференция режимында узды.
Безнең районда планшет биш ул тәрбияләп үстергән Гөлназ һәм Рөстәм Ганиевлар гаиләсенә тапшырылды. Әни кеше - ике олы уллары Илназ һәм Айдар укыган Димтамак мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ислам белән Нияз балалар бакчасына йөри, ә иң кечкенә гаилә әгъзасы Риназга нибары ике яшь.
Планшетны, чәчәкләр һәм татлы күчтәнәчләрне Ютазы муниципаль районы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Әгълиева тапшырды.