Нәрсә ул салым белдерү кәгазе һәм аның буенча ничек салым түләргә?

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Салым түләүче-физик затлар өчен транспорт салымын, җир салымын, физик

затлар милкенә салымны һәм НДФЛны (салым агенты НДФЛ суммасын

тотып калмаган кайбер керемнәрне) ел саен исәпләү бурычы салым

органнарына йөкләнгән (РФ Салым кодексының 52 ст.).

Шуңа бәйле рәвештә, салым органнары алда санап үтелгән салымнар буенча

түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча салым

түләүчеләргә-физик затларга салым түләү өчен салым белдерүләрен җибәрә.

Салым белдерү формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 2016 елның 7

сентябрендәге ММВ-7-11/477 боерыгы белән (үзгәрешләр белән) расланган.

Физик затлар тарафыннан үзләренә караган күчемсез милек объектларына

һәм транспорт чараларына карата түләнергә тиешле салымнар, салым

белдерү кәгазе җибәрүнең календарь елы алдыннан өч салым чоры эчендә

исәпләнә.

Салым органы тарафыннан исәпләп чыгарылган салымнарның гомуми

суммасы 100 сумнан ким булса, салым белдерү кәгазе, календарь елында

салым белдерү кәгазе җибәрүдән тыш, җибәрелми.

 

Салым белдерү кәгазе (уведомление) үрнәге

Салым белдерү кәгазе физик затка (аның законлы яисә вәкаләтле вәкиленә

тапшырылырга һәм җибәрелергә мөмкин):

салым белдерү кәгазе бирү турында аннан алынган гариза нигезендә, шул

исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге

аша (гариза формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 11.11.2009 ел, №

ММВ-7-21/560@) боерыгы белән расланган.

почта аша заказлы хат белән (шул ук вакытта салым белдерүе заказлы хат

җибәргәннән соң алты көн узгач алынган дип санала)

электрон формада салым түләүченең шәхси кабинеты аша (салым түләүченең

шәхси кабинетына керү мөмкинлеге алган физик затлар өчен). Шул ук

вакытта салым белдерү кәгазе почта элемтәсе белән кабатланмый, салым

түләүченең шәхси кабинеты кулланучысыннан кәгазьдә документлар алу

кирәклеге турында хәбәрнамә алу очракларыннан тыш ( хәбәрнамә формасы

Россия Федераль салым хезмәтенең 12.02.2018 ел, № ММВ-7-17/87@) боерыгы белән расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International