2021 елның 13 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 12 феврале, җомга

ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 13 февральгә Татарстан Республикасында куркыныч метеорологик күренешләр көтелми.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 13 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк, юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән бозлы яңгыр һәм бозлавык.

1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2021 елның 13 февраленә фаразы:

Болытлы. Кар, юеш кар, бозлы яңгыр, пыскак. Аерым районнарда томан, төнлә һәм иртән бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-11 градус, иртәнгә 0..-5˚ка кадәр күтәрелә. Һаваның максималь температурасы көндез 0..+3˚. Юлларда бозлавык көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International