Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Бүген без, ир-егетләр, сез безгә юмарт рәвештә бүләк иткән игътибар һәм игелек, гүзәллек һәм наз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез. Шуңа күрә нәкъ менә сезнең исемнәр белән без дөньяда иң югары бәяләнгән нәрсәләрне: гаилә учагы җылысын, балалар көлүен, наз һәм кайгыртучанлыкны бәйлибез.
Без Россия хатын-кызларының ил өчен авыр чорларда ир-егетләр белән беррәттән авырлыкларны уртаклашуы белән горурланабыз. Тыныч вакытта да хатын-кызлар хезмәт куймаган эшчәнлек өлкәсе булмады. Сез икътисад һәм фәнне, мәгарифне, медицинаны, мәдәниятне һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертәсез.
Кадерле хатын-кызлар! Сез безне яңа казанышларга, иҗатка һәм хезмәткә рухландырасыз. Сезнең булуыгыз безне алга барырга, камилләштерергә мәҗбүр итә. Сезнең хакка, сезнең бәхетегез хакына без бөек батырлыклар кылабыз һәм көндәлек эшләрне башкарабыз.
Районның барлык ир-егетләре исеменнән мин сезгә гүзәл, рухи сизгер, зирәк һәм сабыр булуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, күңелегездә һәрчак яз хакимлек итсен.
Бәхетле булыгыз, сөекле хатын-кызларыбыз! Сәламәт, һәрвакыт яшь һәм гүзәл булыгыз!