Г.И. Чернокозовның иҗат кичәсе. Автор китабын тәкъдир итү.

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Язгы көн Ютазы районының шигъри тормышында шактый якты һәм эмоциональ вакыйга белән башланып китте.

2 апрельдә район мәдәният йортының концерт залында мәдәният ветераны, "Истоки" халык хоры солисты, шагыйрь һәм музыкант Геннадий Иванович Чернокозовның иҗат кичәсе, "Ищите истину" китабын тәкъдир итү тантанасы барлык аның иҗатына мөкиббән булучыларны, дусларын һәм якыннарын җыйды.

Геннадий Иванович февраль аенда үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте һәм шул уңайдан Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.А. Рузанов һәм "Мәдәният бүлеге" МКУ начальнигы М. М. Килячкова Чернокозовка истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар, шагыйрьгә нык сәламәтлек, озын гомер, озак еллар иҗат итү өчен илһам теләделәр.

Чыгышының башында Геннадий Иванович район башлыгы А.Ә. Шәфигуллинга һәм Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе С. П. Самонинага ярдәм күрсәткәннәре һәм аның китабын чыгаруда булышканнары өчен рәхмәт белдерде.

Район мәдәният йорты артистлары юбилярга үзләренең иң яхшы музыкаль номерларын бүләк иттеләр.

Иҗат кичәсе бик эчтәлекле һәм күңелле узуын билгеләп үтәсе килә. Моны тамашачыларның көчле алкышлары, шагыйрь адресына җиткерелгән тантаналы чыгышлар дәлилләде. Вакыт соң булса да, тамашачылар әле концерт тәмамлангач та таралашырга ашыкмады, фикер алышуын дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International