Район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез" Республика шәҗәрә фестиваленең зона туры узды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

6 апрель көнне Район мәдәният йортында Татарстан Республикасында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестиваленең зона туры узды.

Фестивальнең максаты - буыннарның дәвамчанлыгын саклау, халык гореф-гадәтләре һәм эстетик идеаллар нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, үз шәҗәрәңне, халкыңны һәм туган як тарихын өйрәнү, Татарстан Республикасы халыкларының милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен торгызу, шулай ук гаилә иҗатын үстерүгә ярдәм итү, яшь буынга эстетик, әхлакый һәм рухи тәрбия бирүдә аның ролен көчәйтү.

Чыгышлар башланыр алдыннан барлык катнашучыларны һәм кунакларны Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин сәламләде.

- Кешеләрнең үз тамырлары белән кызыксынуы, үз нәселенең тарихын гына түгел, ә туган якның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен дә белүе бик яхшы. Шәҗәрә бәйрәме кебек чаралар безгә бик кирәк, алар үз республикаларының чын ватанпәрвәрләрен тәрбияләргә булыша, - дип билгеләп үтте Аяз Шәфигуллин.

Азнакай районыннан Хәбиповлар, Әлмәттән — Мотаһировлар, Баулыдан — Сычевлар, Бөгелмә районыннан — Фроловлар, Сарманнан — Кондратьевлар, Ютазы районыннан — Мезенцевлар гаиләләре чыгыш ясады.

Катнашучылар тарафыннан милли ашамлыклар һәм гаилә ризыклары күргәзмәләре, шәҗәрә агачлары тәкъдим ителде. Концерт номерлары һәм шәҗәрә тәкъдир итү командаларның визит карточкасына әверелде.

Шәҗәрә фестивалендә катнашучыларның урыннары түбәндәгечә бүленде: 1 урын Әлмәт районыннан Мотаһировлар гаиләсенә бирелде, 2 урында райондашларыбыз - Мезенцевлар гаиләсе, 3 урынга Бөгелмә районыннан Фроловлар гаиләсе лаек булды. Барлык катнашучыларга дипломнар, ә җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Район мәдәният йорты артистлары чыгышы бәйрәмгә кабатланмас эмоциональ мохит тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International