30 апрельдә билгеләп үтелүче янгын-коткару хезмәткәренең һөнәри бәйрәме алдыннан Үзәк балалар китапханәсендә "Мин янгын сүндерүче булыр идем..” дип исемләнгән Урыссуның 3 санлы мәктәбенең 4 А сыйныфы укучылары өчен дәрес узды. Чара башында китапханә мөдире Кунафина Светлана янгын сүндерүче һөнәре барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Чарага ГТХМ хезмәткәрләре Ганин Алексей һәм Ганина Алена чакырылган иде. Кунаклар – Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең 11 санлы янгын сүндерү-коткару отрядының 42 санлы янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Ганин һәм СПТ ЦППС өлкән диспетчеры Ганина Алена янгын сүндерүчеләрнең көндәлек эше, янгын сүндергәндә килеп чыккан кыенлыклар һәм янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Алар, шулай ук, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Аннары уен формасында балалар янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен ныгыттылар, «Чакыруны кабул итегез» уенында катнаштылар, кроссворд чиштеләр, ут турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар әйтештеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар янгын сүндерүче һөнәренең авырлыклары, янгын сүндерү машинасының нәрсә белән комплектлануы, янгын сүндергәндә нинди чаралар кулланылуы турында энтузиазм белән сораулар яудырдылар, янгын сүндерүчеләрне янгыннан саклау чараларын карадылар.
Бу очрашу укучылар өчен кызыклы һәм истә калырлык булды, янгын сүндерүче һөнәренә карата кызыксыну һәм хөрмәт уятты.
Азакта барлык янгын часте хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуда булган батыр һәм көчле кешеләр көне белән котлыйсы килә. Сезгә нык сәламәтлек, ихтирамлы карарлар, кыю эшләр телим. Сезнең хезмәт көннәрегездә тыныч көннәр күбрәк булсын.