Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән алынган мәгълуматлар буенча:
1 майның 22 сәгатеннән 2021 елның 2 маеның иртәнге 6 сәгатькә кадәр аеруча куркыныч интенсивлык саклана.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 2 маенда төнлә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр (Казанда 15 метрга кадәр).
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, урыннарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүенә яисә йорт подъездларына качырга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качырга киңәш ителми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары очып төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү куркыныч.
6. Югары катлардан ватылган пыяла төшү, шулай ук йортны бизәү өчен кулланылган . Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне тыгызлап ябарга кирәк, Балкон һәм лоджия тәрәзә төпләреннән тышкы якка төшеп китә алырдай предметларны алып куегыз.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.