«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе 1 майдан башлана һәм 2021 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк.
Аны онлайн-флешмоб форматында бергә уздырыйк! Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.
Әйдәгез, бу бәйгене, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының хәтеренә һәм батырлыгына зур хөрмәтне исәпкә алып эшлик.
Акциянең максаты: җәмәгатьчелек игътибарын Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашу мөмкинлегенә, шулай ук геройларны искә алу мөмкинлегенә җәлеп итү.
➡ Акциядә катнашу шартлары:
- Үз фатирыңның тәрәзәләрен, совет халкының Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүенә багышланган рәсемнәр, сурәтләр, фоторәсемнәр һәм язулар кулланып, йорт тәрәзәләрен, диварларын бизәү;
- Социаль челтәрләрдә #ОкнаПобеды, #ЮнармияРТ хэштеглары булган тәрәзәләренең фоторәсемнәрен урнаштыру.