29 апрель көнне район мәдәният йортында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Ютазы районының 30 еллыгына багышланган концерт узды.
Ютазы районында ТР Милли-мәдәни берләшмәсенең рус җәмгыяте оештырган чара укучылар өчен танып-белү сәгате булды. Концертны халык коллективы, «Экспромт» халык уен кораллары ансамбле ачты. «Истоки» ветераннар халык хоры (җитәкчесе Ирина Иванаевская) аерым дәрт белән чыгыш ясады. Әлеге коллектив инде күптән тамашачыларның танылуын яулады. Бу юлы да зал артистларга кушылып җырлады. «Ивушки» вокаль ансамбле (җитәкчесе Марина Таймолкина) составында яшь җырчылар залны үзләренең моңлы тавышлары, бию хәрәкәтләре белән таң калдырдылар. Җыр кайда, шунда яшьлек. Безнең район өчен Халыклар дуслыгы-буш тавыш түгел. Без күп еллар да дуслыкта яшибез һәм иҗат итәбез. Моңа берни дә комачауламый. Бу фикер концертны алып баручылар Гөлчәчәк Вәлиева һәм Мария Садриева тарафыннан яңгырады.
Роза Әхмәдиева