Завод хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән предприятиенең генераль директоры урынбасары Рамил Хисмәтуллин чыгыш ясады, ул завод ветераннарын зур рәхмәт белән искә алырга чакырды.
Аннары Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина котлады. Светлана Петровна тыныч күк йөзе теләп, буыннар дәвамчанлыгының мөһимлеген, хәтернең һәм мәдәни традицияләрнең аерым бәясен билгеләп үтте.
Митингта катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм «Электросоединитель» заводында эшләгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында чәчәкләр салдылар.