Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды.
Авыл җирлекләрендә санитар-экологик икеайлыкның барышы турында хисап белән җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Әһлиева Зөлфия Мөслих кызы чыгыш ясады.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эш һәм торышы турында хәбәр иттеләр. Халыкны вакцинацияләүнең барышы, хезмәт базарындагы вәзгыять, юл эшләре үткәрү һәм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды.