“Интернетка рәхмәт-2021» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары Бөтенроссия бәйгесе

2021 елның 11 мае, сишәмбе

2021 елның 19 апрелендә «Интернетка рәхмәт-2021» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары 7 нче Бөтенроссия бәйгесенә старт бирелде. Бәйгедә катнашу өчен компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәнгән, шулай ук махсус курсларны тәмамлаган өлкән яшьтәге (50+) пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар чакырыла. Конкурс «Россия Пенсия фонды» һәм «Ростелеком» ГАҖ тарафыннан үткәрелә, шулай ук оешмада өлкән буын гражданнарының компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне тормышка ашыруның Координацион үзәге дә булышлык күрсәтә.

 

Бәйге номинацияләре:

  • « gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибәм»;

 

  • «Минем интернет-казанышларым»;

 

  • «Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче»;

 

  • «Минем иҗтимагый интернет-инициативам»;

 

  • “Минем интернет-проектым»;

 

  •  «Мин — интернет-йолдызым».

 

Бәйге эшләре 2021 елның 19 апреленнән 15 октябренә кадәр кабул ителәчәк, ә бәйгегә 2021 елның ноябрендә йомгак ясау планлаштырыла. Конкурста катнашу өчен сайтта гариза бирергә кирәк: azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka. Җиңүчеләрне абруйлы конкурс комиссиясе билгеләячәк. Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурста 78 регионнан 5 меңнән артык пенсионер катнашты. Эшләрнең 88% ы урта һәм кече шәһәрләрдә, шулай ук авыл районнарында яшәүчеләр тапшырган. Барлык эшләр дә сайтта урнаштырылган: azbukainterneta.ru “Конкурс” бүлегендә. Иң актив төбәк номинациясендә Татарстан Республикасы җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International