Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды.
Җәйге чорда балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерелүен оештыру буенча мәгълүмат белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова чыгыш ясады.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы һәм шартлар турында хәбәр иттеләр. Халыкны вакцинацияләүнең барышы, хезмәт базарындагы вәзгыять, юл эшләрен үткәрү һәм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды.
Хөрмәтле район халкы!
Ютазы районында "Урыссу район үзәк хастаханәсе" ДАССОда COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрелә. 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше вакцинациягә языла ала. Язылу өчен 8 (85593)2-65-42, 89274638497 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә яки шәхсән поликлиникага килергә кирәк (Урыссу штп, Ленин ур., 19 йорт).