Юбилярны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин котлады. Ул тантана сәбәпчесенә изге һәм ихлас теләкләрен җиткерде. Якыннарының һәм туганнарының елмаюлы йөзләре, сыйлы табын, чәчәкләр, бүләкләр һәм Президентның котлау открыткасы - юбилярболарның барысына да лаек. Әлеге хөрмәтләүләр аңа кичергән авырлыклары, күргән борчу-мәшәкатьләре өчен бүләк булып тора. Сүз дә юк, язмабыз героеның күңел түрендә сакланган хатирәләр арасында шатлыклы вакыйгалар гына түгел, хәсрәтле мизгелләр дә булган.
- Сугыш башланыр алдыннан иптәш кызым белән Үзбәкстанга, Богдат районының Фирганә өлкәсенә киттек, - дип сөйли Башкортстанның Борай районында туып-үскән Нәгыймә Әбделманова. Ефәккә төренеп кайтырмын кебек тоела иде. Ләкин тормыш син уйлаганча гына бармый шул. Без кунак булып йөргәндә, сугыш башланды. Шулай итеп, юллар ябылды. Кайтып китү хакында түгел, ә кырыкмаса-кырык эшне берьюлы эшләп өлгерү турында уйларга туры килде. Интернатка пешекче булып урнаштым. Сугышта әти-әниләрен югалткан балалар, безнең приютка эләккәнче, күп кайгы күргәннәр һәм хәсрәт кичергәннәр. Шуңа күрә, ашарларына ризык әзерләп биргән өчен, аякны үбүләре бик тетрәндергеч булды. Гади ризык, гадәти кайгыртучанлык мондый шатлык хисләре тудырсын өчен, аларга күпме кайгы-хәсрәт кичерергә туры килгә икән?
Җиребезгә фашистлар басып кергәннән соң, Кырымнан һәм Кавказдан сөргенгә җибәрелүчеләрне, соңрак хәрби немец әсирләрен Урта Азиягә кертә башлаганнар. Немецларны да төшке ашка шушы ук интернатка алып килгәннәр. Менә шулай бер бинада әти-әниләрен сугыш тартып алган балалар да, Гитлер Германиясенең әсирлеккә төшкән солдатлары да бергә очрашкан. "Ә тоткыннарга карата рәхимсезлек булдымы?” дигән соравыма язмам герое «Юк, беркайчан да», - дип җавап бирде. Чыннан да, ачу тотып йөрүдән ни файда? Үзеңнең гомереңне генә кыскартасың.
Нәгыймә ханым Әбделманованың озак яшәү сере, мөгаен, ризыкны чама белән куллануындадыр. Һәм, әлбәттә, кечкенә генә шатлыкка да чын күңеленнән сөенә белүендәдер. Юкка гына “Чамасын белсәң, тормышың бәрәкәтле булыр” димиләр. Язмабыз герое үзенең яшәве белән дөньяга нур өсти. Аның игелеклелеге йөрәк түреннән бәреп чыга. Ул ире белән ике ул тәрбияләп үстергән. Ике баласы гына булса да, аның өе туганнары һәм якыннары белән тулып тора. Нәгыймә ханымның “кызым” дип эндәшкән кыз кем дә, “улым” дип мөрәҗәгать иткән егет кем, бу мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе, ул якыннары янында, әле дә кадерле һәм яраткан кешеләре арасында.
Роза ӘХМӘДИЕВА