Кичә Иске карьер күлендә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор К. С. Полухина һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм имин булмаган гаиләләрне профилактикалау буенча тәртип саклау җәмәгать пунктларының эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч Хәбибуллина А.В. рейды булды. Алар килүчеләр алдында, балаларга сулыкларда өлкәннәр озатуыннан башка коену тыела, дип хәбәр итү максаты белән чыгыш ясады. Кагыйдә бозган өчен административ хокук бозулар турында РФ кодексының 5.35 маддәсе буенча штраф каралган.
Хөрмәтле Ютазы районы халкы һәм кунаклары!
Ютазы районы сулыклары коену өчен билгеләнмәгән. Җиһазландырылмаган урыннарда коену тормыш өчен куркыныч, аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин һәм штраф рәвешендә административ җаваплылыкны да күздә тота.
Өлкәннәр, балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз!
https://vk.com/urussu_official