Шәмсеҗиһан Сәгъдиева үзенең 100 яше уңаеннан котлаулар кабул итте

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Олы яшьтә булуга карамастан, якыннары һәм туганнары арасында бөтенләй кечкенә булып күренсә дә, аңа сокланмыйча мөмкин түгел иде.

Шәмсеҗиһан апаның үзен тотышында тимердәй ихтыяр көче сизелде. Әлбәттә, аның балачагы һәм яшьлек еллары илнең зур мохтаҗлык-югалтулар кичергән чорына туры килә. Аның тормышында ачлык та, авыр физик хезмәт тә була.

- Әти, бүгенгедәй хәтеремдә, гел минем турыда: эшкә өйрәнсен, - ди торган иде, - дип сөйли Шәмсеҗиһан ханым. – Сеңлем озын буйлы иде, ә мин менә, өлкәне булсам да, кечкенә буйлы булып калдым. Күрәсең, артык эшләү йогынты ясагандыр.

Шулай да бу йөзьяшәр әби өчен шатланырга гына кала. Ул балалары кайгыртуында яши. Үз вакытында аңа, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Урыссу поселогында фатир бирелә, ул анда кызы белән яши. Шулай да авылга да даими кайтып тора. Биредә ул күп еллар улы һәм килене белән яшәгән, алар һәрвакыт аның белән очрашуга шат. Йорт төзек, анда муллык, хуҗа кулы сизелеп тора.

Шуңа күрә, район башлыгы Аяз Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, иң мөһиме -безнең тантана сәбәпчесе балалары белән бәхетле, алар исә үз хезмәтләре һәм тормышка карашлары белән олы яшьтәге аналарына борчу тудырмыйлар. Кем белә, бәлки, әлеге факт та йөзьяшәр әбинең озын гомерле булуына булышлык иткәндер.

Район башлыгы кулларыннан Шәмсеҗиһан Шәрип кызы истәлекле бүләк, адреслы хат һәм чәчәкләр бәйләме кабул итеп алды. Һәм, әлбәттә инде, авылдашларының һәм якыннарының да котлауларын, елмаюларын һәм җылы теләкләрен... Юбилярны котларга Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев һәм Иске һәм Яңа Каразирек авылларының ветераннар советы рәисе Розалия Әхмәтова да килгән иде.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International