Төрле елларда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасында эшләгән актив әгъзалары бүләкләр кабул иттеләр.
Хезмәттәге уңышлары өчен күкрәк билгеләрен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе Гөлнара Әбилтарова тапшырды.
Әлеге оешманың беренче рәисе Дмитрий Шилков " III дәрәҗә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте каршындагы казанышлары өчен " билгесен алды. ТАССРның Туймазы районы Покровка авылында туып-үскән. 86 яшьлек Дмитрий Шилков яшьтән Урыссу поселогында яши. Ул озак еллар дәвамында «Электросоединитель» заводында эшләгән. Ә аның хезмәт урыннары исемлегендә комсомол төзелешләре дә бар. Гомумән, әлеге кешене һәрвакыт актив гражданлык позициясе аерып тора. 2001 елда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы районы җирле оешмасын ачу тантанасында да ул турыдан-туры катнаша һәм биш ел дәвамында аның эшен җитәкли. Ул бик күп мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Әмма үзенең иң зур казанышы дип гаиләсен саный. Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген аларның игътибарыннан һәм кайгыртуыннан мәхрүм булмыйча гомер кичерәләр.
Вәсилә Шәкүрова – Кәрәкәшле авылыннан. Аның хезмәт юлы авыл хуҗалыгы производствосындагы терлекчелек белән бәйле. Ул «Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең атказанган хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнде. Ул да шулай ук тынгысыз җанлы кеше. Нинди генә кыенлыкларга карамастан, ул киләчәккә өмет белән караган, тормышның яхшы якларын күрә белгән. Шуңа күрә аны да тормыш читкә какмаган – аның менә дигән йорты, тәрбияле балалары һәм оныклары бар, ә ул дөнья һәм үзе белән гармониядә яши. Теге яки бу чараларны оештырганда башлангыч оешма әгъзаларының активлыгы, җаваплылыгы игътибардан читтә калмый – аның хезмәтен хәтерлиләр, аны хөрмәт итәләр.
Роза Искәндәр
http://yutazy.ru/