Урыссу үзәк район хастаханәсе территориясендә узган елда гына ачылган “Ак чәчәкләр” аллеясы янында бүген район сәламәтлек саклау учреждениесенең зур коллективы Медицин хезмәткәре көнен бәйрәм итте. Тантанага сәламәтлек саклау учреждениесе пенсионерлары да чакырылды.
Бәйрәм чарасы моңлы азан тавышы белән ачылды. Кече Урыссу авылы имамы Камил хәзрәт Абдуллин укыган дога юлларында медицин тармагы хезмәткәрләренә сабырлык, сәламәтлек һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Камил хәзрәт тантанага буш кул белән килмәгән иде. Ул Кече Урыссу һәм Ташкичү авылларында, Урыссу үзәк район хастаханәсендә хезмәт куючы медицина хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында район башлыгы Аяз Шафигуллин, башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина да бар иде. Котлау өчен сүз алган Аяз Әдип улы медицина хезмәткәрләренең эше һәрвакыт катлаулы һәм җаваплы булуын, икенче ел рәттән кешелек дөньясын куркыныч астына куйган “таҗлы” вирус пандемиясенә каршы көрәш барышында табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар күрсәткән сабырлык һәм зирәклек аларның абруен тагын да үстерде һәм бездә аларга карата хөрмәт хисен тагын бер кат ныгытты, дип зур канәгатьлек хисе белән билгеләп узды. Хезмәттәшләре адресына җылы теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова да юллады. Ул аларга уңышлы эш көннәре һәм рәхмәтле пациентларның күбрәк булуын теләде. Форсаттан файдаланып, баш табиб РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховның котлау телеграммасын укып җиткерде.
Котлаулар церемониясен Аяз Әдип улы һәм Светлана Закир кызы җитәкләде. Табиблар Рөстәм Шакиров, Гүзәлия Харисова, ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры Миләүшә Харисова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәте белән хөрмәтләнде. Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Надежда Малыгинага район башлыгының мактау грамотасы, табиб-уролог Севак Мхоян һәм участок шәфкать туташы Лиана Грудининага район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
Тантанада Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибының мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын сәләматлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәт куйган өчен күп сандагы табиблар, шәфкать туташлары, лаборанткалар, техник хезмәткәрләр һәм машина йөртүчеләр кабул итте.
Светлана Шакирова район медицина учреждениесе белән кулга-кул тотынып эшләгән хезмәт коллективлары адресына да җылы сүзләрен кызганмады. Ул “ТАТ-РДС” җәмгыяте директоры Ленар Идрисовны, “Төзекләндерү” МУП директоры Илшат Камалтдиновны, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисовны рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.
Тантана район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышы белән үрелеп барды. Зәңгәр күккә тынычлык һәм бәхет символы - ак шарлар күтәрелде. Фотозона эшләде. Һәм, безнең бәйрәмне бизәгән тагын бер күңелле күренеш – ул “Ак чәчәкләр” аллеясы – аны агымдагы елда тагын да киңәйтергә мөмкин булды. Димәк, язмыш нинди генә сынаулар әзерләмәсен, тормыш дәвам итә, һәм Медицина хезмәткәре көнен билгеләп узу да рәсми өлештән генә тормады. Бәйрәм көнне дәвам итеп, өлкәннәр һәм балалар төрле спорт ярышларында һәм күңелле уеннарда катнашты. Беркем дә бүләксез калмады. Моннан тыш, чараны оештыручылар балаларны татлы призлар белән дә сыйларга мөмкинлек тапты.