Россия почтасы яңа цифрлы һәм дистанцион хезмәт күрсәтүләрне почта элемтәсе бүлекләрендә үстерү һәм гамәлгә кертү эшен дәвам итә

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Әлеге юнәлешне үстерү традицион почта хезмәтләрен трансформацияләүгә мөһим адым булып тора.

Бу - түбәндәге сервислар:  1. "Гади электрон имза". Почта элемтәсе хезмәтләреннән файдаланучыларга хезмәт күрсәтү һәм почта җибәрүләрен бирү кәгазь хәбәрләр тутырмыйча һәм паспорт күрсәтмичә башкарыла, бу клиентларның вакытын экономияли.

 2. «Электрон хәбәрнамәләр». Клиенттан гариза булган очракта, электрон хәбәрнамәләр электрон почтага яки СМС буенча кәрәзле телефон номерына яки Push-белдерүнамә рәвешендә җибәреләчәк.

3. "Җибәрүченең шәхси кабинеты". Почта юлламасын җибәргәндә, шәхси кабинет аша почта юлламасы бәясенең автомат исәпләре башкарыла, барлык бланклар һәм ярлыклар формалаштырыла, аларны бастырып чыгарырга һәм җибәрүгә ябыштырырга мөмкин.  

4. «Тапшыру турында электрон хәбәрнамә». Хәбәрнамәнең әлеге бланкы күчереп җибәргәндә югалмаячак һәм җибәрүченең шәхси кабинетына керәчәк. Электрон хәбәрнамәнең бәясе кәгазь төрдән 25%ка арзанрак.  5. «Электрон заказлы хатлар». Җибәрүче өчен почта алды әзерлегенә вакыт кимиячәк, ташламалар бирү исәбенә җибәрүләрнең бәясен аларның санын арттырганда киметү мөмкинлеге барлыкка килә, алучыга хатларны гарантияле китерү, СМС һәм электрон почтага автомат мәгълүмат җиткерү тәэмин ителгән.

 6. "Онлайн түләү билгесе". . Почта элемтәсе бүлегендә язма корреспонденцияне тапшыруга юридик затларга вакытын экономияли.

 7. "Россия почтасы мобиль кушымтасы" почта юлламаларын күзәтеп барырга, кирәкле почта элемтәсе бүлеген табарга, алдан почта җибәрүнең тарифын һәм бәясен исәпләп чыгарырга, вакытлы басмаларга язылуны һәм башка хезмәтләргә язылырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International