«Теплосервис» МУП котельный-җылылык хуҗалыгының 2021-2022 елгы җылылык сезонына әзерлек барышы турында «Теплосервис»МУП директоры Гарипов Равил Миңнехан улы сөйләде.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы турында хәбәр иттеләр. Халыкны вакцинацияләүнең барышы, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышы һәм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды.
Аяз Әдипович битлек режимын, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте.