Автобуста төрле яшьтәге 15 бала барды.
Шокуров исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Балалар анда мамонтларны һәм борынгы кешеләрне күрделәр, шулай ук күрше республика турында күп нәрсә белделәр.
Әлбәттә, маршрутның күңел ачу өлеше турында да онытмадылар һәм Ю. Гагарин паркында да булдылар. Анда күп фотолар ясадылар, тәмле туңдырмадан, бутербродлардан. Кыскасы күтәренке кәеф белән кайттылар.