"Ясалма интеллект" программасы буенча укыту

2021 елның 27 июле, сишәмбе

2035 Милли технологик инициатива университеты барлык теләүчеләрне "Ясалма интеллект"программасы буенча укырга чакыра. Программа Университет 2035 һәм  алдынгы IT компанияләр белән бергә эшләнгән.

Уку барышында сез ясалма интеллект технологиясе нигезләре һәм мөмкинлекләре, бизнесны үстерү өчен сервислар, платформалар һәм системалар куллану турында белерсез, шулай ук Россиянең алдынгы IT-компанияләреннән кейсларны хәл итүдә практикалана аласыз. Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар Университет 2035 тән ясалма интеллект өлкәсендә белгечнең цифрлы сертификатын алачак.

Укуны башлау өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://edu к2035.university/course/UNIVERSITY2035/CRBIiP_AI/?utm_source=Surova&utm_medium=card&utm_campaign=NTI.

Проект турында тулырак мәгълүматны аның рәсми сайтында белергә мөмкин https://ai к2035.university/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International