"Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт «Экология - һәркемнең эше» халыкара балалар – яшүсмерләр премиясен үткәрә.

Әлеге премиянең максаты булып, илебез территориясендә уңайлы яшәү тирәлеген тәэмин итү өчен, экологик культура дәрәҗәсен, гражданнарның җаваплылыгын һәм грамоталылыгын арттыру тора.

Премияне үткәрү барышында балалар һәм яшүсмерләрнең табигатькә сак карашын һәм аның сакланышын алар яши торган төбәк территориясендә күрсәтү мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, бу чара экология өлкәсендәге актуаль проблемаларга игътибар итәргә мөмкинлек бирә.

 

Эшләр берничә номинация буенча кабул ителә: «Планетаны бергә саклыйк», «Минем эко-гаилә – минем команда», «Яшь эко-блогер», «Эко-трендлар», «Эко-мәктәп», «Эко-проект», «эко-рәсем», «Эко-фокус», «Эко-мультфильм», «Эко-волонтер», «Яшь эко-журналист», «Экология дөньяда».

 

Премия турында мәгълүмат https://xn--80afbcbeimqege7abfeb7wqb.xn--p1ai/рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International