Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагылар өчен консультация үткәрделәр

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Әлеге чараны уздыру шулай ук Росреестрның хәзерге вакытта Россия Федерациясенең барлык субъектларында үткәрелә торган «Игелекле эшләр ае» Бөтенроссия акциясенә туры китерелгән.

Бүген Татарстан Росреестры экспертлары Рузилә Кашшапова һәм Кадастр палатасы эксперты Анна Кайнова «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча уртак консультация үткәрделәр.

Консультациягә мөрәҗәгать иткән гражданнар күчемсез милекне, аерым алганда, мирасны рәсмиләштерү нечкәлекләре белән генә түгел, элек кертелгән реестрдагы хаталарны бетерү, шулай ук күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) өземтә төрләре белән дә кызыксындылар.

"Игелекле эшләр көне" фондында һөнәри юридик консультация күрсәтү Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасының традицион уртак чарасы булып тора. Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Фонд карамагындагыларның турыдан-туры ведомство белгечләренә мөрәҗәгать итү һәм түләүсез квалификацияле ярдәм алу мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International