Ютазы районында коронавирус буенча вазгыять

2021 елның 27 июле, сишәмбе

27 июльгә Урыссу район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, Ютазы районында COVID-19га охшаш рентгенологик расланган вируслы пневмония белән  35 пациент хастаханәнең кызыл зонасында дәвалана. Аларның 4се реанимациядә, 2се – авыр хәлдә (ИВЛда).

Район буенча барлыгы 77 % халык вакцинацияләнгән, тагын 500 кеше чират  көтә. Табиблар билгеләп үткәнчә, вакциналаштырырга теләүчеләр көннән-көн арта бара.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда COVID-19ның  23 675 очрагы теркәлгән. Барлыгы 21 024 кеше савыккан, шул исәптән 13 кеше - узган тәүлектә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International