28 июль көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә паркында «Балалар юл кагыйдәләрен белергә тиеш» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр
Җәй - каникуллар һәм күңелле ял вакыты. Җылы кояшлы көннәрдә балалар күп вакытны урамда уздыралар. Юлларда транспорт хәрәкәте интенсивлыгы шартларында ел саен балалар белән бәхетсезлек очраклары арта бара. Бу күп очракта балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү яки аларны бозмау, бу хокук бозуларның куркыныч нәтиҗәләрен аңлап бетермәү аркасында килеп чыга.
Безнең чараның максаты - үз-үзеңә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга хөрмәт тәрбияләү, юлларда игътибарлы булу, үз тормышыңны һәм сәламәтлегеңне саклау.
Уен формасында балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, сораулар бирделәр һәм урамда төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотулары турында сөйләделәр, шулай ук «Күңелле светофор», «Юл билгеләре», «Табышмаклар чаты», «Эрудитлар» тукталышлары буенча сәяхәт кылдылар һәм киләчәк автомобилен ясадылар.
Чара ахырында балалар нәтиҗә ясадылар: һәр җәяүле юл хәрәкәтендә катнаша һәм Саклык, дисциплиналылык, үз гамәлләре өчен җаваплылык турында онытмаска тиеш.
Хәзерге тормыш бик динамик, һәм ул куркынычсызрак булсын өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм һичшиксез үтәргә кирәк.
https://vk.com/mbu_rdk